uzluga.ru
добавить свой файл
1
ТР Әтнә муниципаль районы

Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе


Сәламәтлек театры, 2008


Минем хыялымдагы өй!

Булат: Дусларым кимегәч, йөргән кызым ташлагач. Мин ялгызым калдым һәм тирә-якка күз салганнан соң шуны аңладым. Карагыз әле, нинди матур бу дөнья!

Мин спорт белән шөгыльләнә башладым. Хоккей мине чын ир-егет итте.

(трус не играет в хоккей...)


Кыш кына бетеп китте, әмма җаным һәм тәнем тагын нәрсәдер көтә. Тукта әле футбол!

(Хоккейчылар җирне – шайба формасында дип уйлыйлар. Ә футболистлар күпкә акыллырак.)


Волейбол, баскетбол, теннис – алар миңа көч өстәде.

(ә сез беләсезме, кем безнең илне теннис уйнарга өйрәтте – Борис Николаевич Ельцин)

Совершенству нет предела


Бергә: Камиллеккә чикләр юк!


1) Спорт аны тормышка кире кайтарды.

2) Дуслары күбәйде

3) Һәм кызлар....

Булат: Кызлар...Ә бүген бит аның туган көне. Менә бүләк алдым - бер кәрзин! Баскетбол кәрзине, ничек шатланачак...


Алсу: Әйтегез әле, доктор, ябыгу өчен иң файдалы күнегү нәрсә?

Айгөл: Башны иң элек уңнан сулга, аннан соң сулдан уңга бору.

Алсу: Кайчан?

Айгөл: Сезне сыйлаган вакытта!


Эльнара: Хәзер безнең илне нинди проблема борчый? Баш кавыгы, кариес һәм кухнядагы чисталык.


Рәсим: Юк инде, болар барысы да искелек булып калды. Бүгенге көндә кешелекне иң борчыганы – сәламәтлек! Һәм спорт!

Хәзер бөтен ил белән конькида шуабыз бит.


Эльнара: Ледниковый период, Йолдызлы боз, танцы со звездами, шуның өстенә - Цирк, Большие гонки, Иң көчле кеше...


Адилә: Бер тренердан сораганнар, идеаль футболист, ул нинди була?

Аида: Яхшы дисциплина, көндәлек режим, тренерның кушканнарын берсүзсез үтәү, көндәшләреңне һәм судьяны хөрмәт итү, иптәшлелек хисе...

Адилә: Әмма андый уенчылар бик аз!

Аида: Андый уенчылар бик күп. Әмма аларның бер зур кимчелекләре бар: алар футбол уйный белми.


Бергә: Әмма без КВН уйный беләбез!...


Рәсим:Без җиңәргә дип килдек!


Адилә: Шанслар начар түгел!


Эльнара: Әле барысы да алда!


Аида: Кешене Өмет яшәтә.


Айгөл: Иң мөһиме җиңү түгел, ә - катнашу!


Алсу: Сәламәт булыгыз! Бәхетле булыгыз!


Җыр

Бәхетле булырга дип, килдек без бу җиргә

Бәхетле булмыйча, ярамый бит безгә.

Сәламәтлек – ярты бәхет,

Бәхет ул – сәламәтлек,

Сәламәт булыгыз, олыгыз һәм кечегез!


Everybody let’s go to the king

We can dance there, dance and eat an ice-cream

Everybody dancing all night long

Try to do it, sing a happy song!


Адилә:Инглиз теле укытучысы бу җырны ишетсә, шатланыр иде...


Айгөл:Укытучы дисең тагын, Минтимер Ш.Шәймиев үзе кул чабар иде. Замана баласынна ул өч тел белүне бурыч итеп куйды.


Алсу: Ә Ильсур Метшин бөтенләй Универсиада вакытында Казанны инглиз телендә сөйләшүче шәһәр итеп күз алдына китерә.


Булат: Эх, катнашырга иде шул Универсиада да....


Укытучы: Тагын сөйләшүләр, иртәгә бит инде финал...


Эльнара: Без әле генә кабатлап бетердек.

Булат: Don’t worry, be happy!


Рәсим: ООО, 2013нче елда Казанга сиңа юл ачык.


Укытучы: Универсиада турында бик урынлы искә төшердегез бит әле, Аңа хәзер үк әзерләнә башларга кирәк! Чемпионнарны биләүдән үк үстерәләр. Ярый, шаяруларны калдырдык. Соңгы игъланны тыңлыйбыз! Гаилә елы, булачак Спорт елы уңаеннан өр яңа проект - Бәйге “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә”.


О, тизрәк өйгә ашыгырга кирәк....


Кызык, ә минем әни скакалка сикерә белә микән?


Беләсезме, ә минем әти йөгерү буенча мәктәп чемпионы булган.


Ә минем бабай Сабантуй батыры .


Ә минем әби әле дә кышын чаңгы шуа, җәен сәпидтә йөри.


(читкә китә, залга карап) Ооо, болай булгач бәйге кызу булачак...Ә минекеләр нәрсә эшли белә икән?! Кайтыйм әле мин өйгә...(башын кашый)

(Бер гаилә бәйгегә әзерләнә башлый.)


Булат: Әти, әни бүген мәктәптә беләсезме, нәрсә дип әйттеләр? Мәктәптә гаилә елы уңаеннан әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә дигән бәйге үтәчәк. Һәр гаилә катнашырга тиеш. Әти, дим кара әле, Аиданың әтисе йөгерү буенча мәктәп чемпионы булган, ә Рәсимнең бабасы Сабантуй батыры.

Алсу: Адилә 65 яшьлек әбисен сәпиттә һәм чаңгыда да йөри дип әйтә.

Катнашасы килә-ә-ә-ә, ә сез нәрсә эшли беләсез?


Әби: Нишлик инде хәзер, ярышта катнашырга кирәк...


Әти: Сериаллар бетте, безнең телевизор спорт каналын гына күрсәтәчәк.


Әни: Әйтерсең синең башка канал караганын бар?


Булат: Әни, әти бит спортны ярата, моның нәрсәсе начар...


Әти: Әйе улым, мин элегрәк спорт белән бик актив шөгыльләндем. Футбол да, теннис та, хоккей да, шахмат та уйный идем. Син компьютерны ватмаган булсаң әле дә шөгыльләнер идем.


Бабай: Нәрсә, телевизор карап, компьютер уйнап спортсмен булырга телисеңме?

Не выйдет.

Кая әле безнең гантельләр, туп, скакалка, чаңгы, чана, коньки


(бабай гимнастика ясата) Высоцкий


Бабай: Аңладыгызмы, сәламәт тормыш шулай башлана.


Аллага шөкер, инде яшь булмасам да, йөрәгемнең кайда икәнен белмим. Башым авырса, шифалы үләннәр эчәм. Табигатьтә никадәр шифалы үлән, белеп файдалан гына.


Әнә, әбиегезгә карагыз.


Кыз: Әби, ә синең сәламәт булып яшәвеңнең сере нәрсәдә?


Әби: Иң әүвәл, хәрәкәт кирәк, балам. Гомер буе бер минут тик торганым юк, эшсез торсам, җаным тыныч түгел. Аннан соң, балам, кешеләрне, табигатьне яратырга кирәк, шулай ук күңелендә яхшылык, җаныңда чисталык сакларга кирәк.


Алсу: Ярышта катнашыр өчен безгә авырмаска кирәк.


Әби: Авырмау, ә авыртуны кисәтергә җайлырак. Димәк профилактика үткәрәбез.


Булат:Ничек?


Алсу: Дөньяда үзлегеңнән сәламәтлекне ныгыту өчен күп төрле ысуллар бар: йоглар алымы, Пол Брейг, Иванов, Бутейко, Малахов ысуллары, газете-журналларда алар турында би күп язалар; телетапшыруларда да күп сөйлиләр.


Әти: Ә әгәр дә минем газета-журналлар укырга вакытым җитмәсә,


Бабай: Телевизорны күп карасаң күзләрен авырта


Әти: Без профилактикадан читтә калабызмы?


Бабай: Юк, икенче юл уйларга кирәк....

Әти: Мәсәлән...

Бабай: театр!

(гаилә залга төшеп, спектакль карый)


Әлмәндәр:Ала карга дигән, әй, асыл кош

Тәүбә иттең мәллә очмаска?

Тәүбә итсәң дә син, мин итмәдем

Чибәр-чибәр кызлар кочмаска.


Өммия: Үләм, тагын эшкә тотынган. Кирәкмәгән эшләр белән теңкәгә тия, такта әрәм итеп йөрисең шунда.


Әлмәндәр: Телеңә салынма, бар чәй чыгар. Уңмады, уңмады, малай хатыннан. Әрәм үтте гомере малайның, чүртү-матыр, дөбер-шатыр үтте-китте яшь гомер.


Өммия: Бал белән эчәсеңме, эткәй, варенье беләнме?

Әлмәндәр: Бал тирләтә, шикәр, мәтрүшкәле чәй булсын.

(Илсур керә)

Илсур: Бабай, нихәл?

Әлмәндәр: Ә-ә-ә, Илсур килгән. Төш әйдә минем янга.

Илсур: Төшмим.

Әлмәндәр: Ник төшмисең?

Илсур: Ату конфит бирәсең.

Әлмәндәр: Бирсә ни ?

Илсур: Мин аны ашыйм да тешем авырта.

Әлмәндәр: Кер, бирмәм. (Күрешәләр, борынын сөртә)

Илсур: Мин аны сөртәм, ул тагын чыга.

Әлмәндәр: Шуңа күрә, улым, чыныгып үсәргә кирәк.


Әнә өйдә ята бер чирләшкә, Япь-яшь башыннан, җитмеш яшеннән чирләп ята. Көл, жырла, бие. Яшәүнең мәгънәсе, кызыкның мәгънәсе шунда, беркайчан да авыртам дип зарланма.


Кайберәүләр кайгыны,
авыруны "Шайтан суы" белән басарга телиләр, ә без аны теге елларда авылга сатарга да кертмәдек.

Менә шулай, улым. Хәзер бу агуны эчеп кешеләр ерткыч хайван өммәтенә күчәләр, табигать, аңдагы җан ияләре дә бозыла.

(чәй чыга)

Әлмәндәр: Килен, чәен бик тәмле булды, чишмә суы ахрысы.

Өммия: Әйе шул, әткәй. Үзебезнең югары оч чишмәсе суы.

Әлмәндәр: Эх, шушы чишмә сулары, тәнгә сихәт, йөрәккә дәрт өсти.

Әйе, яшибез. Яшәү өчен кирәкле булган барлык нәрсәне без табигатьтән алабыз. Табигатьтән ала торган әйберләр чиста булса, кеше организмы да сау-сәламәт була.

Без бөтен нәрсәне үзебезчә итәргә тырышабыз. Без үзебезнең эчәр суларыбызны, яшәр урманнарыбызны корытабыз түгелме? Үз чиратында болар барысы да сәламәтлекне какшата. Бездән соң килгән буын нинди булыр, аларга ни калыр. Шул турыда уйланыр чак җитте.


Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр яктылыкка, нурга илтә,

(гаилә җырлый)

Бабай: Сәламәтлек театрдан башлана,


Әби: Аннан гына түгел, сәламәт, дус, тату зур гаиләдән башлана.


Һәм “Мин, син, әти, әни, бабай, әби – сәламәт гаилә” бәйгесеннән.


Әти: катнашырга, непременно катнашырга!


Әти: катнашырга, непременно катнашырга!


Бабай: Физик күнегүләр,

Әни: Дөрес туклану,

Әби: Профилактика чаралары,

Әти: Тырышуыбыз бушка китмәс.


(балалар чыга, бергә җырлыйлар)

Якты юлдан атлыйк, дуслар,

Чиста, туры юл салыйк!

Сәламәтлек – олы бәхет,

Чын кеше булып калыйк!


Һаман шулай бергә-бергә

Бергәләшеп яшик без.

Җыр белән хезмәтне бәйләп,

Саләмәт яшик без.


Без тату, дус гаилә,

Без сәламәт гаилә.

Сәламәтлек олы бәхет,

Сәламәтлек зур байлык.


Онытмагыз:

Һәр нәрсә үз кулыбызда:

Мохтаҗлык - байлык

Чир - саулык

бәхетсезлек - бәхет


Бабай:Дөрес юлда булыйк.


Әби: Безнең өебездә начар гадәтләргә юл ябык!


Әти: Безнең сайлау -

Әни: Сәламәт яшәү рәвеше,

Булат: яхшы кәеф,

Алсу: елмаю.


Укытучы:Хыялдагы өй чынбарлыкка әйләнде.


Пусть сбудутся мечты!

May your every wish come true!

Хыяллар тормышка ашсын!